news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

17 февраль көнне Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең чираттагы 5 нче корылтае булып үтте

Диния нәзарәтенә җитәкче итеп гомерлеккә Мөфти Галимҗан хәзрәт сайланды

(Төмән, 18 февраль, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Өлкә Милли мәдәниятлар йортының “Төзүче” мәдәнит сараенда үткән өлкә мөселманнары Диния нәзарәтенең чираттагы 5 нче корылтаенда бу Диния нәзарәтенә караган 60 мәхәлләдән 200 ләп делегат катнашты. Корылтайга кунак булып килгәннәр арасында өлкә Хөкүмәтенең милли эшләр комитеты рәисе Евгений Воробьев һәм өлкә Думасы депутаты Николай Топорчук булды, алар губернатор һәм өлкә Думасы рәисе исеменнән җылы котлауларын җиткерделәр делегатларга. Чит төбәкләрдән дә килгәннәр иде кунаклар: Мәскәүдән - Россия мөфтиләр Шурасы рәисенең беренче урынбасары Харис хәзрәт Сәүбянов, Казаннан – Татарстанның элекке мөфтие урынбасары Сөләйман хәзрәт Зарипов, Екатеринбург шәһәреннән - Әмир хәзрәт, Курган өлкәсеннән - Әхмәдулла хәзрәт. Вице-губернатор Сергей Сарычевның да килүе көтелгән иде, әмма ул авырып китү сәбәпле килә алмады, дип хәбәр ителде.
Исәп –хисап тоткан өлкә мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Галимҗан хәзрәт Бикмуллиның чыгышы корылтай делегатларында һәм кунакларда тирән кызыксыну уятты, төбәк диндарларының күңелләрен борчып торган мәсьәләләрне ачып салуы белән канәгатьләндерде.
Диния нәзарәтенең эшенә делегатлар уңай бәя, үзе оештырып, аның белән 15 елдан артык җитәкчелек иткән Галимҗан хәзрәтнең эшенә югары бәя бирделәр, Уставка үзгәреш кертеп, аның Диния нәзарәтенә гомерлеккә җитәкчелек итүе өчен каршылыксыз тавыш бирделәр.
Шулай итеп, Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенә җитәкче итеп Мөфти Галимҗан хәзрәт гомерлеккә сайланды. Шулай булуга карамастан Корылтайларны 5 ел саен үткәреп тору карары да кабул ителде.
Корылтай Диния нәзарәте каршында Попечительләр шурасы, Аксакаллар шурасы һәм Мөселман хатын-кызлар шурасы оештыру, мәхәлләләрнең Диния нәзарәте белән элемтәләрен ныгыту, нәтиҗәлерәк итү максаты белән район саен имам-мөхтәсиб билгеләү, Төмән шәһәрендә мөселман балалары өчен балалар бакчасы ачу, Диния нәзарәтенең үзенең матбугат чарасын, мәдәни-агарту учагын булдыру, “Ислам – тынычлык һәм мәрхәмәтлелек дине” дигән темага фәнни-гамәли конференция үткәрү карарлары кабул итү белән тәмамланды.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100