news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

17 декабрь вакыйгаларда һәм шәхесләрдә

Бүген СССРда беренче тапкыр халык саны алынган, ә татар дөньясында әдипләр Зыя Мансур, Азат Магазовны искә алалар.

(Казан, 17 декабрь, “Татар-информ”). 17 декабрьдә нинди истәлекле вакыйгалар булган һәм бу көнне нинди шәхесләр туган - “Татар-информ”нан күзәтү.

Күренекле вакыйгалар

Татар дөньясы:

1982 елда Казанда Идел-Урал буе автоном республикалары композиторларының беренче музыка фестивале үтә.

1994 елда Казанның Левченко бистәсе Ютазы урамындагы иске агач йортта намаз уку бүлмәсе оештырыла. Ул "Рәхмәт" мәчете дип атала. Әлеге бина 1998 елда яна. Совет чорында бу районның рәсми булмаган мулласы Рәхимҗан Сөләйманов шунда таш мәчет төзү эшенә алына. Мәчет 1999 елның 17 декабрендә ачыла. Аңа "Сөләйман" исеме бирелә. 

Россиядә:

Бүген Россиядә Дәүләт фельдъегер хезмәте көне. 1796 елның 17 декабрендә император Павел I аерым фельдъегер корпусы булдыру турында карар чыгара. Бу оешма хезмәткәрләре кыйммәтле кәгазьләр, дәүләт боерыклары, әһәмиятле хатларның адресатына тапшырылуын тәэмин итә.

1925 елда СССР һәм Төркия арасында Дуслык һәм нейтралитет турында килешүгә кул куела.

1972 елда СССРның Югары Советы Президиумы карары белән Халыклар дуслыгы ордены булдырыла. Ул СССР төзелүенең 50 еллыгы, ягъни алтын юбилее уңаеннан кабул ителә. Рәссамы - Александр Жук.

1926 елда СССР да беренче тапкыр халык саны алына. Дәүләттә 147 миллион кеше яшәве ачыклана.

17 декабрь Россиядә Стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләре көне. Россиядә Стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләре 1959 елның 17 декабрендә булдырылган.

Дөньяда:

1903 — бертуган Райтлар дөньяда беренче тапкыр самолетта оча. 

1957 елда АКШ та «Атлас» исемле континентара баллистик ракетаның сынавы беренче тапкыр уңышлы тәмамлана. Уйлап табучылар максатына бары өченче сынаудан соң гына ирешә.

1962 елда «Битлз» төркеме беренче тапкыр телевидениедә чыгыш ясый.

1998 елда АКШ һәм Бөекбритания Гыйракка каршы сугыш башлый. Операциянең максаты - Саддам Хөсәен режимын көчсезләндерү һәм аны Кувәйттән Гыйрак гаскәрләрен чыгаруга мәҗбүри итү.

Туган көннәр:

Зыя Мансур (1976-1965) — күренекле татар шагыйре. Башкортстанның Дүртөйле районы Җитембәк авылында крестьян гаиләсендә туа. 1951 елда Татарстан радиокомитетына эшкә урнаша, аннары "Чаян" журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр була, ә 1956 елдан профессиональ язучылыкка күчә. 1950 елда аның "Язгы ташкыннар" исемле беренче җыентыгы дөнья күрә. Аннары укучылар бер-бер артлы Зыя Мансурның "Казан җыры", "Ләйсән", "Уйланулар", "Озын Колак баласы Елак-Мылак", "Май җыры", "Кырлар сулышы", "Ак розалар", "Этаплар китабы" һәм башка шигырь китаплары белән таныша. Лирика белән беррәттән, Зыя Мансур юмор-сатира һәм балалар поэзиясе өлкәсендә дә актив эшли. 

Азат Магазов (1926-2015) – Башкортстанда яшәп иҗат иткән татар язучысы, полковник. Башкортстан Республикасының Миякә районы Баязит авылында туа. Бөек Ватан сугышы чорында «Алга, дошман өстенә!», «Суворовчы» исемле фронт газеталарында очерклар, хикәяләр бастыра. Төрле елларда «Шоңкар юлы» (1975), «Һаваларда йолдыз» (1977), «Очу» (1970), «Туган җир хакына» (1986), «Эзләр идем – эзең юк» (1987), «Хыял күккә чакыра» (1988) исемле китаплары чыга. 1996-2006 елларда татар телендә ХХ гасырның I яртысы вакыйгаларын эченә алган «Югары Димдә ай коена» трилогиясен иҗат итә: «Әйләнә тегермән ташы» (1996), «Ага сулар» (2001), «И бу тормыш..» (2006).

Альберт Хәсәнов (1937) – татар язучысы. Саҗидә Сөләйманова һәм Рафаил Төхфәтуллин премияләре лауреаты. Альберт Бари улы Хәсәнов Татарстанның Биектау районы Кече Кавал авылында укытучы гаиләсендә туган. «Озын аяк» исемле беренче хикәяләр җыентыгы 1966 елда дөнья күрә. Хәзер язучының, очерк җыентыклары белән бергә, дистәдән артык басма китабы бар. Альберт Хәсәнов хикәяләренең күпчелеге кече һәм урта яшьтәге балаларга адресланган. «Бер сафта», «Юллар үргә илтә» кебек җыентыкларына очерклары һәм документаль хикәяләре тупланган.

Википедия халык энциклопедиясе һәм башка чыганаклар файдаланылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100