Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
17 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Рөстәм Миңнеханов WorldSkills чемпионатында җиңгән Татарстан яшьләрен бүләкләде, кырларда игеннәрнең яртысы җыеп алынды, иртәгә томан булуы көтелә.
Татарстан кырларында игеннәрнең яртысы җыеп алынды / Бүгенгә 758,7 мең гектарда урып-җыю эшләре тәмамланган, бу – барлык мәйданның 53 процентын тәшкил итә.
Рөстәм Миңнеханов Россиянең WorldSkills чемпионатында җиңгән Татарстан яшьләрен бүләкләде / Республика җитәкчесе эшче һөнәрләргә ихтыяҗ бик зур, дип белдерде.

Туган телләр мәсьәләсенә бөтенләй кагылырга ярамый иде – Минтимер Шәймиев / Дәүләт Киңәшчесе Россия халыкларының туган телләрен саклап калуга карата фикерен белдерде.

Татарстанда быел котыру чире 2,4 тапкырга күбрәк теркәлгән / Республиканың 10 муниципаль берәмлегендә котыру чиренең 12 очрагы ачыкланган.

VII Төбәк һәм милли мәгълүмат чаралары форумы: Татарстан – бөтен Россия өчен лидер / Казанда Россиянең барлык төбәкләреннән килгән матбугат чаралары һәм министрлык вәкилләре милли сәясәт мәсьәләләре хакында фикер алыша.

Римма Ратникова матбугатта милли темалар яктыртуда профессиональсезлек мәсьәләсен күтәрде / ТР Журналистлар берлеге рәисе дәүләт милли сәясәтен яктыртучы массакүләм мәгълүмат чараларын стимуллаштыру чараларын камилләштерергә тәкъдим итте.

“Татар-информ”да “Казан сөлгесе” халыкара җыр-бию сәнгате фестивале хакында сөйләячәкләр / Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru

Татарстан Гидрометеорология үзәге һава шартлары бозылуы турында кисәтә / Иртәгә төнлә һәм иртән республика буенча урыны белән томан булуы көтелә.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз