Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
17-18 декабрь көннәрендә Казанда ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең юбилей концертлары уза
Быел Россиядәге профессиональ фольклор коллективы 75 еллыгын билгеләп үтә
(Казан, 26 ноябрь, “Татар-информ”). Агымдагы елның 17-18 декабрь көннәрендә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры сәхнәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең юбилей концертлары уза. Быел Россиядәге профессиональ фольклор коллективы 75 еллыгын билгеләп үтә.
Юбилей уңаеннан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артистлары коллективның үткән иҗат юлын, тарихын һәм киләчәккә өмет-ышанычларын чагылдырган үзенчәлекле программа тәкъдим итәчәк.
Бәйрәмнең беренче бүлегендә “Җиде энҗе” дип аталган милли этно-мюзикл күрсәтеләчәк. Куелышы Айрат Хәмитовныкы, биюләр О.Николаевныкы, Р.Сәлимов, Р.Яхин, Р.Мостафин һәм башкаларның музыкалары кулланылган.
Ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов сүзләренчә, коллектив мюзиклны беренче тапкыр куйган. “Җиде энҗе” дип аталган милли этно-мюзиклы – яңа форматтагы проект, кырык минутлык шоу бер сюжетка җыелган, анда бию, җыр, соло үрелеп бара. Халык иҗаты традицияләренә нигезләнгән мюзикл бер үк вакытта яңа, заманча сәнгать үрнәге дә булып тора. Монда рэп та, электрон музыка да яңгырый, видеопроекцияләр һәм махсус эффектлар да кулланылган. Айрат Хәмитов фикеренчә, әлеге проект коллективның яңа үсеш юлларын билгели - музыкаль-хореографик композицияләр иҗат итәргә этәргеч бирә.
Этно-мюзикл нигезенә бер яшь егетнең абруйлы кеше кызының кулын соравы турында борынгы риваять салынган. Тегече үз чиратында аңа җиде энҗе эзләп юлга чыгарга тәкъдим итә, аларның тирән рухи мәгънәсе гомумкешелек кыйммәтләренә салынган. “Җиде энҗе” – бу заманча һәм шул ук вакытта вакыт кысаларына сыймый торган фәлсәфи, анага, хезмәткә, ватанга яратуга, буыннарның дәвамчанлыгына багышланган гыйбрәтле хикәя. Болардан башка кешенең үз-үзе килешеп яшәвен күз алдына да китереп булмый.
Икенче бүлектә тамашачылар ансамбльнең “Алтын фонды”ннан иң яхшы номерларны күрә алачак.
Билгеле булганча, юбилей программасы агымдагы елның 15 ноябрендә Мәскәүдә Дәүләт Кремль сараенда күрсәтелде һәм зур уңыш белән үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз