news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

16 яшькә кадәрге балалары булган ялгыз ата-аналарны эштән азат итүне тыю планлаштырыла

Дәүләт Думасы депутатлары 16 яшькә кадәрге бала тәрбияләүче ялгыз ана һәм аталарны эштән азат итүне тыю инициативасын беренче укылышта хуплады. Төзәтмәләрне Хезмәт кодексына кертергә тәкъдим ителә. Бу хакта парламент түбән палатасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәзер закон 14 яшькә кадәрге балаларның ата-аналарын яклый. Әмма Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин фикеренчә, бу җитәрлек түгел. «16 яшькә кадәрге балалар әле ярдәмгә мохтаҗ. Мондый очракта баланы ялгыз үстерүче әнинең эштән азат ителүе гаиләне яшәр акчасыз калдырырга мөмкин», – дип ассызыклый ул.

Парламент түбән палатасының спикеры сүзләренчә, сайлаучылар депутатларга ялгыз ата-аналарны эштән азат итүдән яклауны сорап күп тапкырлар мөрәҗәгать иткән.

Россия Президенты Владимир Путин 22 ноябрьдә 2024 елның Гаилә елы дип игълан ителү указын имзалады. Карар гаиләне яклау һәм традицион кыйммәтләрне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру өчен кабул ителгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot