Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
16 яшькә кадәрге балаларга түләү турында карар кайбер шартларга карап кабул ителәчәк
Хәлиткеч карарны Россия Финанс министрлыгы кабул итәчәк.
(Казан, 18 август, «Татар-информ»). 16 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә яңа түләүләр турындагы карар кайбер факторларга карап кабул ителәчәк, дип белдерде Федерация Советы социаль комитеты башлыгының беренче урынбасары Валерий Рязанский. Бу хакта «Известия» газетасы яза.
Хәлиткеч карарны РФ Финанс министрлыгы кабул итәчәк, чөнки бюджетта мондый түләүләр күздә тотылмаган. Моннан тыш, алар коронавирус аркасында кертелгән төзәтмәләрдә дә юк.
«Быелгы бюджетта мондый ресурслар каралмаган», — дип искәртте Рязанский.
Аның сүзләренчә, Хөкүмәттә гаиләләргә яңа төрле ярдәм күрсәтү хакында Премьер-министр Михаил Мишустин Ерак Көнчыгышка сәфәреннән әйләнеп кайтканнан соң фикер алышырга мөмкиннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз