news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда бозлавыкка каршы көрәшү өчен ком-тоз катнашмасы салынган тартмалар урнаштыралар

Кышкы чорда җәяүлеләрнең иминлеген арттыру өчен Казан урамнарында бозлавыкка каршы катнашма салынган 1,6 мең тартма урнаштырачаклар. Бу хакта Татарстан башкаласының матбугат үзәге хәбәр итә.

Тартмалар кул белән сибү өчен билгеләнгән ком-тоз катнашмасы белән тутырылган. Аларны урнаштырганда кеше күп йөри торган урыннарга аерым игътибар бирелә.

Катнашманы тротуарлар, җәяүлеләр зоналары, җәмәгать транспорты тукталышлары, административ һәм социаль объектлар янындагы территорияләрне, шулай ук шәһәр парковкаларын эшкәртү өчен кулланачаклар. Бу коммуналь хезмәтләргә һава шартлары начарайганда тиз арада чара күрергә һәм бозлавык барлыкка килүне булдырмаска мөмкинлек бирә.

news_right_1
news_right_2
news_bot