news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда «Татарстан кроссы» була

16 сентябрьда Чаллыда Яр буе паркында «Татарстан кроссы» үтәчәк. Ярышларда теләгән һәркем катнаша ала. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

Барлыгы 3 дистанцияләр билгеләнде. Садикка йөрүче сабыйлар 400 м йөгерәчәк. Мәктәп укучылары, физик мөмкинлекләре чикле балалар, оешма-предприятие хезмәткәрләренә 1 км, спорт белән профессиональ шөгыльләнүчеләргә 4 км дистанция әзерләнде.

«Татарстан кроссы» иртәнге сәгать 9да башлана. Катнашу өчен ufis@list.ru почтасы аша яисә ярышлар көнендә язылырга кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot