news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^16 октябрь – Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне

^16 октябрь – Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне

(Казан, 15 октябрь, “Татар-информ”). Иртәгә Россия Федерациясендә Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Һөнәри бәйрәм уңаеннан ТР Премьер-министры – ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Владимир Швецов тармак хезмәткәрләренә котлау белән мөрәҗәгать итте.

Хөрмәтле юл хуҗалыгы хезмәткәрләре! Хөрмәтле тармак ветераннары!

Татарстан Республикасының Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үземнән һөнәри бәйрәмегез - Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән чын күңелемнән котлавымны кабул итегез!

Заманча шартларда транспорт кеше тормышында мөһим булып тора, йөк ташучы һәм кешеләр йөртүче тармак буларак кына түгел, ә һәр кешенең тормыш эшчәнлеген үзгәртүче һәм яшәү дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән тармакара система буларак карала.

Быел без бәйрәмне республика өчен истәлекле дата – Казанның 1000 еллыгында бәйрәм итәбез. Традиция буенча бүләкләр әзерләнде:

- Казансу буенча күпернең беренче чираты тапшырылды;

- Казан-Оренбург автоюлы, Казан-2 халыкара аэропортына керү юлын кертеп, реконструкцияләнде;

- Казанда 60 километрдан артык юл һәм мәйданнар ремонтланган.

Республикада 54 километр юл, 4 күпер файдалануга тапшырылган, 300 километрдан артык юл ремонтланган һәм автотранспортның куркынычсыз хәрәкәте дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән төп чараларны үтәү дәвам итә.

Болар барысы да – Татарстан юлчыларының реаль һәм бәяләрлек уңышлары.

Республиканың юл хуҗалыгы хезмәткәрләре үз традицияләрен дәвам итеп, аларга тапшырылган эшләрне намус белән башкарачакларына ышанам.

Бу бәйрәм көнендә юл хуҗалыгының барлык хезмәткәрләренә һәм ветераннарына сәламәтлек, теләк һәм өметләренең чынга ашырылуын, шулай ук киләчәктә Татарстан данына уңышлар китерүегезне телим.

news_right_1
news_right_2
news_bot