news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

16 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов Казан авиация заводы коллективын 90 еллыгы белән котлады, "Ак калфак" хатын-кызлар оешмасы Киров өлкәсендә күчмә утырыш үткәрде.

Рөстәм Миңнеханов Казан авиация заводы коллективын 90 еллыгы белән котлады/ Завод хезмәткәрләренә РФ Оборона, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыкларының – идарә тармагы һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләре тапшырылды.

Татарстан мөфтие VIII Саматов укуларында татар телен белүнең әһәмияте турында сөйләде/ “Телне саклау – Раббыбызның амәнәте”, - ди Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең юбилей концерты Казанда ике көн үткәреләчәк/ Юбилей концерт Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә 12 һәм 13 декабрьдә булачак.

Җыр һәм бию ансамбле директоры Юрий Жуков: Ансамбль мине татарлаштыра – мин каршы түгел/ Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә һәр чәршәмбе татарча сөйләшү көне дип билгеләнгән.

Казанда табиблар җенси юл белән күчә торган йогышлы авырулар турында фикер алыша/ Идел буе федераль округы дерматовенеролог һәм косметологларының ике көнлек конференциясе башланды.

Фәрит Мөхәммәтшин: Инвесторларның Татарстанга килүе икътисадның потенциалы турында сөйли/ Татарстан Дәүләт Советы рәисе халыкара конференциядә чыгыш ясады.

Татарстанның ветеринария мөмкинлекләре башкаларныкыннан зуррак – Баш ветеринария идарәсе/ ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов профилактик һәм дәвалау базасының тулы әзерлекле булуын җиткерде.

Республикага Милли сәнгать йорты кирәк – Айрат Хәмитов/ 12 һәм 13 декабрьдә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең юбилей концерты була.

Кадрия Идрисова: Татар хатын-кызлары мәчетләр белән тыгыз эшләргә тиеш/ "Ак калфак" татар хатын-кызлары оешмасы Киров өлкәсендә күчмә утырыш үткәрде.

Татарстан синоптиклары юлларда бозлавык булуын кисәтә/ Татарстан Республикасы Гидрометеоролигия үзәге һава шартлары начарлану турында кисәтү таратты.

Айдар Фәйзрахманов үзенең авторлык программасын тәкъдим итә/ Концерт бүген Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә 18:30 сәгатьтә башланды.

“Имансыз татарларга” шигыре авторының яңа китабы тәкъдим ителде/ Рифат Сәлахның “Ак фәрештә” китабында сәясәт, дин һәм мәхәббәт темалары яктыртыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100