news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

16 ноябрьдә Яңа Чишмәнең Мәшгульлек үзәгендә вакансияләр ярминкәсе уза

Эш эзләүче гражданнарга мәгълүматларны ярминкәдә катнашучы предприятие вәкилләреннән турыдан-туры алырга мөмкинлек булачак.

 (Яңа Чишмә, 10 ноябрь, "Татар-информ"). 16 ноябрьдә Татарстанның Яңа Чишмә районы Мәшгульлек үзәгендә вакансияләр ярминкәсе уза. Чарада район предприятиеләренең кадрлар хезмәте вәкилләре катнаша. Эш эзләүче гражданнар мәгълүматларны ярминкәдә катнашучы предприятие вәкилләреннән турыдан-туры ала алачак, дип хәбәр итә район газетасы сайты.

Мәшгульлек үзәге белгечләре тарафыннан эшкә урнашу, һөнәри белем үзләштерү, башка юнәлештә хәзерлек үтү, хезмәт һәм гарантияләр турында консультация биреләчәк. Вакансияләр ярминкәсе мәшгульлек үзәге бинасында үтәчәк. Адресы: Яңа Чишмә авылы, Ленин урамы, 93. Чара сәгать 10 да башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100