news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

16 ноябрь көнне Казанның 3 районында суга өлешчә кытлык булачак

Кайбер урамнардагы йортларда су басымы түбән, кайсыларында су бөтенләй туктатылачак

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Иделдән су алу станциясенең су суырткычын реконструкцияләү сәбәпле, 16 ноябрь көнне 9.00-23.00 сәгатьләрдә Казанның Мәскәү районындагы түбәндәге урам йортларына су бирелмәячәк:

- Теплично-Комбинатская;
- Хлебозаводская;
- Восстание, 80 нчедән 112 нче йортка кадәр җөп санлы йортлар;
- Восстание, 91, 93, 93-а, 99-а, 117, 119, 121;
- Окольная, 10, 17-б, 17-в, 23;
- Шамил Усманов, 37-а;
- Горький шоссесы, 22.

Су басымы киметеләчәк:
- Гагарин, Васильченкодан Восход урамынача;
- Восстание, Васильченкодан Декабристлар урамына кадәр;
- Шамил Усманов;
- Восход;
- Городская;
- Исаев;
- 10-я Союзная;
- Хәсән Туфан;
- Академик Королев;

Авиатөзелеш районында:
- Гудованцев;
- Моисеев;
- Беломорская.

Киров районында:
- Залесный бистәсе.

Шул рәвешле, Казанның Мәскәү, Киров һәм Авиатөзелеш районнарында суга өлешчә кытлык булачак, җәмгысе 1 хастаханә, 5 мәктәп, 11 балалар бакчасына, күп фатирлы 124 йортта һәм шәхси секторда яшәүчеләргә вакытлыча шундый уңайсызлыклар булачак, дип «Татар-информ» агентлыгы аша хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте.  

«Водоканал» шушы кыенлыклар өчен алардан гафу үтенеп, алдан ук су туплап куярга кирәклеген искәртә һәм түбәндәге адреслар буенча су тутырылган автоцистерналар китерергә планлаштырылуын игълан итә:
 
- Восстание, 93 һәм 110;
- Хлебозаводская, 5;
- Теплично-Комбинатская, 4 нче йорт.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100