news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
16 ноябрь - Бөтендөнья юл һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне
Татарстан Республикасында соңгы ун елда 8 меңнән артык кеше гомерен алып киткән һәм 74 меңгә якын кешенең имгәнүенә китергән 60 меңнән артык юл-транспорт һәлакәте теркәлгән
Скопировать ссылку
(Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Берләшкән Милләтләр Оешмасы карары буенча, 2005 нче елдан ноябрьнең һәр өченче якшәмбесе Бөтендөнья юл һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне дип игълан ителгән. Быел ул 16 нчы ноябрьгә туры килә. Шул уңайдан бүген “Татмедиа” гаммәви коммуникацияләр агентлыгында ТР Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов катнашында матбугат конференциясе булып узды.
Татарстанның баш инспекторы әйтүенчә, дөньяда юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә көн саен 3 меңләп кеше вафат була һәм 100 меңгә якын кеше җитди җәрәхәтләр ала. Һәлак булучыларның һәм имгәнүчеләрнең күпчелек өлеше – яшьләр. “Бу көннең төп максаты – юл корбаннарын хөрмәтләп искә алу, аларның гаилә әгъзаларының кайгысын уртаклашу, дәүләтләргә тагын бер кат юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү зарурлыгы турында искәртү”, - дип белдерде Рифкать Миңнеханов.
БМО мәгълүматлары буенча, ел саен юлда килеп чыккан аварияләр 1 миллион 200 мең кешенең гомерен өзә. 20 миллионнан алып, 50 миллионга кадәр кеше төрле дәрәҗәдәге имгәнүләргә дучар була. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы фаразлары буенча, 2020 елга юл-транспорт травматизмы, кешеләр үлеме яки гариплеге сәбәпләре исемлегендә өченче урынга менәргә мөмкин. Рифкать Миңнеханов хәбәр иткәнчә, 1998 елдан алып, 2008 елга кадәр автомобиль һәлакәтләрендә Россия 315 мең гражданын югалткан. 2 миллионга якын россияле җәрәхәтләр алган.
“Татарстан Республикасында соңгы ун елда 8 меңнән артык кеше гомерен алып киткән һәм 74 меңгә якын кешенең имгәнүенә китергән 60 меңнән артык юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бу фаҗигаләрнең төп сәбәпләре – куркынычсыз тизлекне арттыру, алкоголь куллану, транспорт чараларына техник күзәтү үткәрелмәү һәм башкалар”, - ди ЮХИДИ башлыгы.
Рифкать Миңнеханов искәртеп узганча, Россия Президенты йөкләмәсе нигезендә, 2006 елның 20 февралендә кабул ителгән “2006-2012 елларда юл хәрәкәте иминлеген арттыру” федераль максатчан программасының төп максаты – 2012 елга һәлак булучылар санын, 2004 ел белән чагыштырганда 33 процентка, ә имгәнүләргә китергән юл фаҗигаләрен 10 процентка киметү.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2