news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

16 майда Татарстан Милли музеена һәм аның филиалларына бушлай керергә мөмкин

16 майда казанлылар һәм республика башкаласы кунаклары Татарстан Милли музеена һәм аның филиалларына бушлай керә алачак, дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте.

Бу көнне Габдулла Тукай әдәби музеена, А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музеена, В.И.Ленинның музей-йортына, Муса Җәлилнең музей-фатирына, Е.А.Боратынскийның музей-йортына, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалына һәм Шәриф Камалның мемориаль фатиры белән татар әдәбияты тарихы музеена керү бушлай булачак.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot