news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

16 майда Милли музей һәм аның филиалларына түләүсез кереп була

16 майда Казан халкы һәм кунаклары Татарстан Милли музеена һәм аның филиалларына бушлай керә алачак.

Кунакларны Габдулла Тукай әдәби музеенда, Алексей Горький һәм Фёдор Шаляпин музеенда, Владимир Ленинның йорт-музеенда, Муса Җәлилнең музей-фатирында, Евгений Боратынский музеенда, Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында, Шәриф Камалның мемориаль фатиры белән татар әдәбияты тарихы музеенда, Каюм Насыйри музеенда һ.б. кабул итәчәкләр.

«Экскурсияләр, мастер-класслар, музей программалары прейскурант буенча түләнә», - дип хәбәр итә Татарстан Милли музей матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot