news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

16 июльдә Татарстанда көчле җил һәм яңгыр көтелү турында кисәттеләр

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми кушымтасында хәбәр ителгәнчә, 16 июльдә Татарстанда көчле яңгыр, секундына 18 метрга кадәр тизлектә көчле җил, яшен, шулай ук урыны белән боз явуы көтелә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан һәм Казан халкына реклама такталары, юл билгеләре, агачлар һәм электр линияләре астына яшеренмәскә, шулай ук өлкәннәргә, балаларга һәм авыру кешеләргә ярдәм күрсәтергә киңәш итә.

Ашыгыч хезмәтләр телефоны – 112.

news_right_1
news_right_2
news_bot