Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
16 гыйнварда Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалованы искә алу чарасы узачак
2026 елның 16 гыйнварында Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе коллективы һәм сәхнә ветераннары легендар җырчылар Илһам Шакировны һәм Әлфия Авзалованы искә алып, каберләрен зиарат кылуны оештыра. Бу хакта Татар дәүләт филармониясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Быел 16 гыйнварда, Илһам Шакировның арабыздан китүенә 7 ел, 15 гыйнварда – Әлфия Авзалованың тууына 93 ел тула. Шул уңайдан, сәхнәдәшләре Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә гомер буе хезмәт куйган олуг җырчылар – моң ияләренең рухларына дога кылына, каберләренә чәчәкләр салына.
Искә алу чарасы Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында (Пригородная ур.,1) узачак. Башлана 10.00 сәгатьтә.
Чарада мәшһүр җырчыбызның сәхнәдәшләре, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнә ветераннары һәм артистлары катнашачак. Теләге булган һәр кешене көтеп калабыз, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз