news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

16 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Дәүләт Советы депутатлары БДИ тапшырачак, “Без-татарлар” бәйгесе җиңүчеләре билгеле, Казанда халыкара ислам бизнесы мәктәбе ачылачак.

Илһам Шакировның туган көн концерты – фольклор ансамбленең бөек җырчыга рәхмәте иде/ Концертны “Татар-информ” онлайн күрсәтте. 

Рөстәм Миңнеханов Дмитрий Медведевка коры сөт тудырган борчулар турында сөйләде/ Әгәр без коры сөттән продукция җитештерүгә яшел юл ачабыз икән, бу җитди югалтуларга китерәчәк, дип искәртте Татарстан Президенты.

Татарстан мәгариф министры, Дәүләт Советы депутатлары БДИ тапшырачак/ Бердәм дәүләт имтиханын Дәүләт Советы депутатлары, шәһәр һәм район башлыклары, спортчылар, артистлар һәм җәмәгать эшлеклеләре тапшырып караячак.

Диния нәзарәте игълан иткән “Без-татарлар” бәйгесенең җиңүчеләре билгеле/ Җиңүчеләр арасында “Татар-информ” хәбәрчеләре Мөршидә Кыямова һәм Алия Җамалиева бар.

Алабугада көрәш буенча Татарстан беренчелеге башланды/ Татарстанның барлык районнарыннан 500 дән артык үсмер спортчы Алабугага җыелды.

Казанда халыкара ислам бизнесы һәм финанслары мәктәбе ачылачак/ Бу мәктәп кысаларында эшмәкәрләргә бизнес-тренинглар уздырылачак.

“Татар Кызы 2018” бәйгесендә Ульяновскидан Илнара Фәтхуллова да катнаша/ “Бар белемемне һәм уңай энергиямне балаларга бирәм”, - ди “Татар Кызы 2018” бәйгесендә катнашучы Илнара Фәтхуллова.

Мөселманнар табыш алуның эшмәкәрлектә төп максат булмавын билгеләде/ Мөселман эшмәкәрләр фикеренчә, эшмәкәрлектә төп максат булып табыш алу түгел, ә шәригать һәм сөннәт кануннарыннан тайпылмау санала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100