news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

16 декабрьдә Казанның Кремль яр буенда әкият шәһәрчеге ачыла

18.00 сәгатьтә биредә чыршы утлары кабыначак һәм бәйрәм салютын күзәтергә мөмкин булачак.

16 декабрьдә Казанның Кремль яр буенда әкият шәһәрчеге ачыла
Султан Исхаков

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). 16 декабрьдә Казанның Кремль яр буенда әкият шәһәрчеге ачыла. 18.00 сәгатьтә биредә чыршы утлары кабыначак һәм бәйрәм салютын күзәтергә мөмкин булачак.

Быел әкият шәһәрчегендә кунакларны күп кенә кызыклы әйберләр көтә. Кыш бабай йорты һәм остаханә янында эльфлар авылы «үсеп чыккан». Эльфлар мәктәбендә теләгән һәркемне эльфлар осталыгына өйрәтәчәкләр һәм тиешле документ тапшырачаклар.

Шәһәрчектә урнашкан кинотеатрда бәйрәм көннәрендә Яңа ел мультфильмнары күрсәтәчәкләр. Кремль яр буена инде икенче ел рәттән төньяк боланнары да «кунакка» килә.

Биредә урнаштырылган төп сәхнәдә эльфлар казанлылар һәм шәһәр кунакларына төрледән-төрле Яңа ел спектакльләре күрсәтәчәк. Әкият шәһәрчеге кунакларны 28 гыйнварга кадәр кабул итәчәк, дип хәбәр иттеләр Кремль яр буеның маркетинг бүлегеннән.  

news_right_1
news_right_2
news_bot