news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

1535 педагог Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы грантларына дәгъва кыла

Сайлап алу нәтиҗәләре буенча 708 укытучы грант алачак.

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда гомумбелем бирү оешмалары укытучыларын һөнәри яктан үстерүне күздә тоткан грант ярдәмен алуга 1535 педагог дәгъва кыла. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Грантларны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы гамәлгә куйган. Педагоглар «Өлкән укытучы», «Укытучы-оста», «Укытучы-остаз», «Укытучы-эксперт» номинацияләрендә катнаша. Грантлар беренче һәм югары квалификацион категорияле педагогларга тапшырылачак.

Сайлап алу нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр ай саен өстәмә акча алачак. Аңа 708 мөгаллим исәп тота ала.

Дәгъвачыларның материалларын бәяләү буенча республика эксперт комиссиясе 25 июньгә кадәр эшләячәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot