Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 15:00 сәгатькә сайлаучылар саны 51,7 процент тәшкил итә
Татарстанда Бердәм тавыш бирү көнендә 15:00 сәгатькә сайлаучылар саны 51,7 процент тәшкил итә. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе хәбәр итте.
«Сайлау процессы яхшы һәм төгәл бара. Кешеләр тавыш бирер өчен гаиләләре белән киләләр. Барлык 2752 сайлау участогы да эшли. Без сайлау комиссияләренең урыннарын да, эш вакытын да дөрес сайлаганбыз», – диде ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев «Татар-информ»да сайлау барышына багышланган матбугат очрашуында.
Ул билгеләгәнчә, участокларда әлегә проблемалар юк. Кайнар линиягә 842 шалтырату килгән, ләкин күпчелек сораулар, кагыйдә буларак, мәгълүмати характерда һәм концерт программасына кагыла. Моннан тыш, килгән шалтыратуларның бер өлеше «Мобиль сайлаучы» сервисына карый.
«Ни өчен мобиль сайлаучы соңгы көнгә кадәр эшләми?» дигән сорау белән шалтыратулар саны 10 процентка артты. Әмма без мөмкин булганның барысын да эшләдек, 10 сентябрьгә кадәр мобиль сайлаучы эшләде, шулай ук Госуслуги аша 12 сентябрьгә кадәр өйдә тавыш бирү турында хәбәр җибәрергә мөмкин иде. Сервислар шулай эшли, чөнки безгә барысын да күчерер өчен вакыт кирәк. Мөгаен, киләчәктә бу тагын да тизрәк булыр», – дигән өметен белдерде Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.
Шулай ук быел эксперимент рәвешендә волонтерлар авыру, начар ишетүче яки күрүче кешегә ярдәм итәләр, әмма үзләре сайлау процессында катнашмыйлар.
«Быел без эскпериментта катнашабыз, әгәр авыру, начар ишетүче яки күрүчегә волонтер ярдәме кирәк булса, алар дәүләт хезмәтләре аша территориаль сайлау комиссиясенә мөрәҗәгать итә алалар. Волонтерлар һичшиксез ярдәм итәчәк, әмма сайлау процессында катнаша алмыйлар», – дип аңлатты Кондратьев.
- Бүген, 14 сентябрьдә, Татарстанда Бердәм тавыш бирү көне уза. Республика халкы Татарстан Рәисен сайлый. Шулай ук 18нче Мәләкәс округы буенча Дәүләт Советы депутатын һәм 7,5 меңнән артык муниципаль депутатны сайлаулар узачак.
- Татарстан Рәисе вазифасына дүрт кандидат дәгъва кыла: республиканың хәзерге җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов («Бердәм Россия»); Дәүләт Советы депутаты һәм эшмәкәр Руслан Йосыпов (ЛДПР); тәҗрибәле сәясәтче Хафиз Миргалимов (КПРФ); радиофизик һәм эшмәкәр Виталий Смирнов (Россия пенсионерларының «Социаль гаделлек өчен» партиясе).
- Татарстанда тавыш бирү өчен 2752 участок ачылган. Участоклар 7:00 дән 20:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз