news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

150 дән артык татарстанлы кискен тын юллары инфекциясе диагнозы белән хастаханәдә ята

Йогышлы авырулар стационарларында һәм медицина учреждениеләренең йогышлы авырулар бүлекләрендә 900 ятак-урын бар

 (Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). 1 октябрьгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда кискен тын юллары инфекциясе диагнозы белән 166 авыру хастаханәдә ята, шул исәптә 34 олы кеше һәм 132 бала, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы.

Ведомство мәгълүматларына караганда, сәламәтлек саклау учреждениеләрендә эпидемиягә каршы чаралар планы расланган, саклагыч битлекләр ( 1 512 556 данә), дезинфикцияләү чаралары һәм дарулар әзерләнгән.

Йогышлы авырулар стационарларында һәм медицина учреждениеләренең йогышлы авырулар бүлекләрендә 900 ятак-урын бар.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы гриппның һәм кискен тын юллары инфекциясенең авыр формалары, үпкә кабару (пневмония) белән авыручыларга медицина ярдәме күрсәтү өчен стационарлар билгеләнгән.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы атна саен сәламәтлек саклау учреждениеләрендә һәм даруханә челтәрләрендә дару препаратлары һәм медицина персоналына саклану чаралары запасы мониторингын гамәлгә куя. Вируска каршы препаратлар запасы җитәрлек, дип ышандыра министрлык.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100