news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

150 чаллылы мәшгульлек үзәгеннән эшкә юллама алды

Вакансияләр ярминкәсендә 237 кеше булды

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Узган атнада Чаллы халык мәшгульлеге үзәге чираттагы ярминкәләр вакансиясен үткәрде. Анда Автошәһәрнең 15 предприятиесе һәм оешмасы катнашты, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Эш белән тәэмин итүчеләр эш эзләүчеләргә кондуктор, сәүдә менеджеры, шофер, инженер-технолог, электромонтер, белдерүләр ябыштыручы, тәрбияче, координатор, пешекче белгечлекләре буенча 245 вакансия тәкъдим итте. Фойеда предприятие исеме, адресы һәм кадрлар хезмәтенең телефон номеры күрсәтелгән мәшгульлек үзәгенең мәгълүмати стендлары урнаштырылган иде.
Вакансияләр ярминкәсендә барлыгы 237 кеше булды, 150се эшкә юллама алды.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100