Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
1,5 яшькә кадәрге балага пособие: 2026 елда аның күләме һәм Татарстанда кемнәр ала алачак
Балалы гаиләләргә ярдәм чараларының берсе – 1,5 яшькә кадәрге бала карау буенча пособие. 2026 елда Татарстанда әлеге түләүне кемнәр алу мөмкинлегенә ия булачак һәм пособие күләме ничә сум тәшкил итәчәк – бу хакта «Татар-информ» материалында.
Пособие алуга кемнәр хокуклы
Эшләмәүче гражданнар арасында әлеге түләүгә йөклелек чорында, декрет ялында яки бала карау отпускы вакытында эштән азат ителгән хатын-кызлар дәгъва итә ала. Шулай ук эшсезлек буенча түләүләр алмаган һәм Социаль фондка иминият взнослары күчермәгән затлар да пособие алу хокукына ия. Моннан тыш, әлеге ярдәм чарасы көндезге бүлектә укучы студентларга да кагыла.
Татарстанда эшләүче гражданнарга килгәндә, хезмәткәр яки индивидуаль эшмәкәр пособие алуны үз исеменә рәсмиләштерә яисә аны башка туганына тапшыра ала. Шул ук вакытта бала карау буенча отпускны теләсә кайсы мизгелдә өзеп, эшкә чыгарга яки укуны дәвам итәргә мөмкин – бу түләү сакланып калуга тәэсир итмәячәк.
2026 елда пособие күләме
2026 елда 1,5 яшькә кадәрге бала карау буенча айлык пособиенең минималь күләме 733,37 сумга артачак һәм 10 837,2 сум тәшкил итәчәк. Максималь түләү исә 14 025,7 сумга үсеп, 83 мең сумнан артып китәчәк.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: пособиенең төгәл күләме хатын-кызның алдагы ике елдагы керемнәрен исәпкә алып билгеләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз