news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

15 яшьлек үсмернең кар астында үлүеннән соң тикшерү комитеты эшен башлый

Малайның өстенә кар ишелгән. Ярдәм күрсәтелсә дә, гомерен саклап кала алмаганнар.

(Казан, 5 февраль, “Татар-информ”). Татарстанда Чистай районы Данауровка авылында 15 яшьлек үсмер һәлак булу сәбәпле, тикшерү эшләре башланып киткән. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.

“Татар–информ” әлеге фаҗигале хәлнең бүген көндез булуын хәбәр иткән иде. Ир бала мәктәпкә бармаган. Ул көндез дуслары белән авыл кырыенда уйнап йөргән. Алар таудан шумакчы булган. Малай, аягы таеп китеп, чокырга егылган, аның өстенә кар ишелгән. Малайлар аңа ярдәмгә ташланган. Аны бары 10 минуттан гына казып чыгара алганнар. Ярдәм күрсәтелсә дә, аның гомерен саклап кала алмаганнар.

Әлеге факт буенча Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе хезмәткәрләре тикшерүгә кадәр булган хәлләрне ачыклый.

Тикшерүчеләр ачыклагач, процессуаль карар чыгарылачак.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100