news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

15 яшьлек Чаллы кызы Казанда ике алтын медаль яулады

Тиз шахматлар буенча турнирда 8,5 очко җыеп икенче ел рәттән яшь чаллылылы Зәринә Шәрифуллина җиңү яулады.

(Чаллы, 26 сентябрь, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Казанда шахмат буенча Татарстан чемпионаты уеннары тәмамланды. Тиз шахматлар буенча турнирда 8,5 очко җыеп икенче ел рәттән яшь чаллылылы Зәринә Шәрифуллина җиңү яулады, дип яза җирле басма.

Моның белән ул республикабызда иң оста шахмат уйнаучы икәнен исбатлады. Бу гына да түгел, шәһәрдәшебез Татарстан хатын-кызлары арасында беренче булып, блиц-шахмат буенча да җиңү казанды. Шул рәвешле 15 яшьлек чаллылылы ике алтын медальгә лаек булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot