news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

15 яшькә кадәрге балаларны ИТ-лагерьга чакыралар

Программада робототехника, компьютер челтәрләре белән идарә итү һәм киберкуркынычсызлык буенча иҗат лабораторияләрендә дәресләр бар.

(Казан, 20 июнь,  "Татар-информ"). Төбәкара компетенцияләр үзәге – Казан Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы «Стемлаб/Stemlab» көндезге уку ит-лагере оештыра. Программа 6 яшьтән алып 15 яшькә кадәрге балаларга исәпләнгән. Бу турыда ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Җәйге мәктәп каникуллары чорында барлыгы дүрт смена була. Сменалар 1 июльдән башлана. Программага робототехника, компьютер челтәрләре белән идарә итү һәм киберкуркынычсызлык буенча иҗат лабораторияләрендә дәресләр кертелгән.

Шулай ук укытучылар, тыңлаучыларның яшь категорияләрен исәпкә алып, математика, информатика һәм физика буенча белемнәрдә проблемалар тутырырга ярдәм итәчәк. Моннан тыш, барлык теләүчеләрне «Яшь леди мәктәбе»ндә көтәләр. Биредә кызларны компьютер белеме, фото һәм дизайн нигезләрен өйрәтәчәкләр.

Дәресләр Казан шәһәре, Бари Галиев урамы, 3а йорт адресы буенча узачак. Лагерь турында тулырак мәгълүматны +7 (843)203– 5555 телефоны буенча белергә була. 

news_right_1
news_right_2
news_bot