news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

15 сәгатькә 58 процентка якын татарстанлы Россия Президентын сайлауда тавыш биргән

Мидхәт Шаһиәхмәтов сәгать 15.00 гә булган мәгълүматларны җиткерде.

15 сәгатькә 58 процентка якын татарстанлы Россия Президентын сайлауда тавыш биргән
Салават Камалетдинов

(Казан, 18 март, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Сәгать 15.00 гә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда Россия Президенты сайлауларында республиканың 57,95 процент сайлаучысы тавышын биргән.
Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, республикада 2 миллион 909 мең 650 кеше сайлау хокукына ия. Шуларның 1 миллион 600 меңнән артыгы сайлау участокларында үз тавышын биргән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100