Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
15 октябрьдән Казан белән Грозный арасында туры авиарейслар булдырыла
Татарстанның «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе 15 октябрьдән Казан белән Грозный арасында даими рейс булдыра. Очышларны Bombardier CRJ-200 самолетларында башкарачаклар. Бу хакта ТР Транспорт министрлыгы хәбәр итә.
15 октябрьдән 27 октябрьгә кадәр самолетлар маршрут буенча атнага ике тапкыр – пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрендә очачак. 28 октябрьдән расписание үзгәрәчәк: рейслар чәршәмбе һәм шимбәгә планлаштырылган.
«Татарстан һәм Чечен Республикасы башкалалары арасында туры авиаэлемтәне яңарту юлда вакытны сизелерлек кыскартырга мөмкинлек бирәчәк, эшлекле һәм шәхси сәфәрләр өчен яңа мөмкинлекләр ачачак, шулай ук төбәкара элемтәләрне ныгыту һәм үзара туристлар агымын активлаштыру өчен мөһим фактор булачак», – дип билгеләделәр министрлыкта.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз