news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

15 октябрьдә Түбән Кама районында уңыш җыю эшләре тәмамланачак

15 октябрьдә Түбән Кама районында уңыш җыю эшләре тәмамланачак

(Түбән Кама, 4 октябрь, “Татар-информ”, Наталья Реджеп-Алиева). Түбән Кама районында бәрәңге уңышы җыеп алынган. Быел икенче икмәк 450 гектар мәйданга утыртылган. Бәрәңге уңышы 12 мең тонна тәшкил итә. Хәзер шикәр чөгендере һәм кукуруз җыю эшләре алып барыла. 4000 гектарга утыртылган чөгендернең 780 гектарыннан уңыш җыелып беткән. Кукуруз уңышының 70 проценты алынган.

Түбән Кама районының баш агрономы Габделбәр Әхмәтшин сүзләренчә, уңыш җыеп алу эшләре тулысынча 15 октябрьдә тәмамланачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100