15 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Казан фәнни үзәге 7 институтны берләштерәчәк, Татарстанда шикәр чөгендере уңды, республикада мәдәни кадрлар җитми, Коръән турында фильм төшереләчәк.
Рөстәм Миңнеханов: Казан фәнни үзәге Россиядә иң яхшылардан берсе булырга тиеш./ Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге 7 институтны берләштерәчәк һәм федераль тикшеренү үзәгенә әверелә.
Татарстан шикәр чөгендере уңышы буенча зур сикереш ясады – Илдус Габдрахманов./ Бүген республикада 3 миллион 100 тонна шикәр чөгендере җыеп алынган. Гектарыннан 422 центнер уңыш чыга.
Мәдәният хезмәткәрләренең акчасы ике тапкыр артса да, кадрлар җитми – А.Сибагатуллин./ Министр фикеренчә, яшь кадрларны авылларга кайтару өчен, “подъемный” акча күләмен арттырырга кирәк.
Казанга татар халкы тарихын өйрәнгән галимнәр җыела./ Төрле төбәкләрдән килгән галимнәр бүгенге заман шартларында татар теленең торышы турында фикер алышачак.
Коръән турында фильм төшереләчәк./ Мөфти фатихасы белән эшләнәчәк фильмда татар галимнәренең Коръәнне бастыруга, саклауга керткән өлеше турында да сүз булачак.
Казанда Айдар Фәйзрахманов җырларыннан торган концерт була./ Әдәби-музыкаль кичә профессиональ сәнгатьне үстерүгә юнәлтелә.
