news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

15 нче сентябрь – Трансфузиологлар көне

15 нче сентябрьдә Россиядә кан салу буенча белгечләр – трансфузиологлар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә

(Казан, 15 сентябрь, “Татар-информ”). Бүген, 15 нче сентябрьдә, трансфузиологлар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

Трансфузиология өчен XX гасыр башында Карл Ландштейнер тарафыннан кан төркемнәрен ачу медицинаның бу өлкәсе үсешенә башлангыч бирә.

1832 нче елда Россиядә Петербург акушеры Вольф, практикада беренче тапкыр, бала тапканда кан югалтудан үлеп баручы анага кан күчереп сала һәм аны коткарып кала. 1919 нчы елда В. Н. Шамов тарафыннан Хәрби-медицина академиясенең хирургия клиникасында, авыруны катлаулы гинекологик операциягә әзерләү барышында, кан төркеменә карап, фәнни күзлектән нигезләнгән төстә тәүге мәртәбә кан җибәрелә.

Бүгенге көндә трансфузион медицина узган гасырларның галимнәре ачышларыннан күпкә алга киткән. Биохимия, иммунология, молекуляр биология, генетика, микробиология һәм вирусологиядә үткәрелә торган фундаменталь тикшеренүләрнең уңышлы булуы нәтиҗәсендә, трансфузиология олы үзгәрешләр алдында тора.

ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин кан хезмәте белгечләрен һәм транфузиологларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлый. “Хезмәтегез өчен иң эчкерсез хөрмәт һәм рәхмәт сүзләрен кабул итеп алыгыз. Ихлас йөрәктән сезгә һәм якыннарыгызга озак елларга ныклы сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге, эшчәнлегегездә уңышлар телим!” - диелә министрның ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында урнаштырылган мөрәҗәгатендә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100