news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

15 мең Татарстан укучысы БДИ тапшыру мөмкинлеген алу өчен йомгаклау иншасын яза

Нәтиҗәләр 21 декабрьгә кадәр билгеле булачак.

(Казань, 7 декабря, “Татар-информ”). Бүген Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучы 15 мең укучы бердәм дәүләт имтиханын тапшыру мөмкинлеген алу өчен йомгаклау иншасын яза. Укучыларга иҗат эше өчен 4 сәгатькә якын вакыт бирелә, дип хәбәр итә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.

Нәтиҗәләр 21 декабрьгә кадәр билгеле булачак.

Инша "зачет" яки "незачет" системасы буенча бәяләнәчәк. Биремне башкара алмаган укучылар иншаны 2017 елның 1 февральдә һәм 3 майда яңадан яза алачак.

Укытучылар орфография һәм лексика хаталарын тикшерәчәк, шулай ук укучыларның үз фикерләрен аңлата алуларына да игътибар ителәчәк. Быел чыгарылыш сыйныф укучыларының йомгаклау иншалары темалары: “Акыл һәм хис", "Намус һәм намуссызлык", "Җиңү һәм җиңелү", "Тәҗрибә һәм хаталар", "Дуслык һәм дошманлык".
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100