news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

15 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстан мөфтие Рамазан ае башлану уңаеннан халыкка мөрәҗәгать итте, “Әйдә ТНВга" бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Рамазан ае башлану уңаеннан мөрәҗәгате /Рамазан ае – кичерү, тәүбә итү һәм саваплар ае. Һәр мөселман шушы олы бүләктән тулысынча файдаланыр дип өметләнәм, диелгән мөфти мөрәҗәгатендә.

Илшат Әминов: Яңа башкарма директор килгәч, яңалыклар да булачак / Айрат Сибагатуллин иҗади редакцияләр белән очраша, яңа тапшырулар әзерлиләр, дип әйтте Илшат Әминов.

Васил Гарифуллин: Бюджет урыннары булмау сәбәпле, абитуриентларны югалтырга мөмкинбез / Журналист булырга теләгән укучылар, бюджет урыннары булмау аркасында, Мәскәү яки Петербургка китәргә мөмкин, диде Васил Гарифуллин.

“Әйдә ТНВга" конкурсында лаеклылар җиңде - Илшат Әминов / Бәйге шартлары буенча, 3 җиңүче КФУның журналистика бүлегендә белем алып, “ТНВ”да эшләү хокукына ия булачак.

Милли шура рәисе Франциядәге татар җәмәгатьчелеге белән очрашты / Васил Шәйхразиев бирегә җыелган татарларга милли тормышта актив катнашканнары өчен рәхмәтләр җиткерде.

Казанда сәламәтлек индустриясен үстерү хакында сөйләштеләр / Татарстанда барлык ир-атларның 59 проценты һәм хатын-кызларның 46 проценты артык авырлыктан интегә, дип сөйләде белгеч.

“Мәйдан” каналы “ТНВ”га кушыла / “Бу адым кирәк иде инде, бергәләп эшләргә һәрвакыт җиңелрәк", - диде Илшат Әминов.

Татарстан мөфтияте Рамазан аена календарь әзерләде / Бүген кояш бату белән изге ай – Рамазан-шәриф ае башлана.

Әсәрләр иҗат итүгә кешеләргә психологик анализ ясау аша килдем – язучы Зиннур Тимергалиев / Татарстан китап нәшриятында Зиннур Тимергалиевның “Кичә яраттым” китабы дөнья күрде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100