news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

15 майлардан трамвай маршрутлары номеры үзгәртеп тәртипкә салына

14 нче трамвай казанлылар өчен тарихта кала

 (Казан, 29 апрель, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Казанда җәмәгать транспортының 1 майдан үзгәрәчәк яңа схемасына 76 берәмлек трамвайдан торган 6 маршрут кертелгән.

Элеккеге схема белән чагыштырганда, 5 нче маршрутны кабатлаганга, “Халитов ур. – Тимер юл вокзалы” маршруты буенча йөри торган 14 нче номерлысы бетерелә. 15 майларда маршрутлар номеры тәртипкә салыначак, ягъни номерлары “төшереп” калдырылмаячак: хәзерге 9 нчы трамвай (“Тимер юл вокзалы – Химическая ур.”) 1 нче номерлыга үзгәртелә, 7 нче трамвай (Тимер юл вокзалы – Елга порты”) 2 нчегә әйләнә, 11 нчесе (“Халитов ур. – 9 нчы мкрн.”) 4легә, 13 нчесе (“Каравай бистәсе – Халитов ур.”) 6 нчы маршрут була. Ә 3 нче (“Тимер юл вокзалы – Борисково”) белән 5 нче “Солнечный город” мкрн. – Тимер юл вокзалы”) номерлы маршрутларга бу үзгәрешләр кагылмый.

Казан каласы җәһәр җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә шәһәрнең транспорт комитеты рәисе Айдар Абдулхаков шул хакта белдерде.

Искәртеп, моннан тыш, 5 нче маршрут трамвае тукталышларына электрон мәгълүмати таблолар куелачак, ул маршрутка уңайлылыгы һәм тизлеге югарырак булган 3әр секцияле 20 трамвай кайтартылырга тиеш, 4 нчегә үзгәртеләчәк “Халитов ур. – 9 нчы мкрн.” маршрутына тагын 1 июльгә кадәр 10 трамвай кайтартылуы көтелә, инде сатып алу эшләре башкарылды, диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot