news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

15 марттан Татарстанда барлык боз кичүләре үз эшен туктата

15 марттан Татарстанда барлык боз кичүләре үз эшен туктата
Фото: Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе

15 мартта 12:00 сәгатьтән Татарстандагы Яшел Үзән – Түбән Карамалы һәм Аракчино – Югары Ослан боз кичүләре үз эшләрен туктата, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә.

Ведомствода аңлатуларынча, җылыну аркасында бозның структурасы үзгәргән - ныклыгы кимегән, көпшәкләнгән.

«Бозның ныклыгын билгеләгәндә, аның гомуми калынлыгы алдаучан булырга мөмкин. Моннан тыш, көчле агым булган урыннарда җылыну вакытында боз өстенә су чыга башлый. Мондый вакытта бозга кергәндә бик сак булырга кирәк! Якын арада куркыныч язгы бозда балык тотуны туктатырга кирәк!» – дип искәртте Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең су объектларында кешеләр куркынычсызлыгы бүлеге башлыгы Регина Гаязова.

news_right_1
news_right_2
news_bot