news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

15 мартның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар

Татарстан Президенты дәүләт бүләкләре тапшырды, Костанайда "Татар кызы" бәйгесе уза, "Ана даны" медаленә лаек булучыларга акчалата түләү артты.

Татарстан Президенты 46 кешегә дәүләт бүләкләре тапшырды / Казан Кремлендә галимнәр, укытучылар, табиблар, мәдәният эшлеклеләре һәм республика предприятиеләрендә эшләүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Миңнеханов "Ана даны" медаленә лаек булучыларга акчалата түләүне ике тапкыр арттырды / Биш бала тәрбияләгән аналар 25 мең урынына 50 мең алачаклар.

Күренекле татар актрисасы Асия Галиеваны искә алу кичәсенә кызы Динара һәм оныклары кайта / Искә алу кичәсе 21 мартта Камал театрының Кече залында үтәчәк. Башлана 16.00 сәгатьтә. 

"Казан" милли-мәдәни үзәгенең Милли китапханәгә кушылуы турындагы сүзләр кире кагылды / Милли китапханәнең яңа бинасы салынасы урыннарның берсе итеп "Казан" милли-мәдәни үзәге янындагы мәйдан карала.

Аяз Гыйләҗевнең дусты Галгоцига венгр һәм татар дуслыгын ныгытканы өчен орден тапшырылган / Язучының тоткынлыктагы иптәше Венгрия дәүләт бүләге иясе булды.

Язучы Әхәт Гаффар Тукай премиясе иҗатчыга омтылыш һәм җаваплылык өсти дип саный / Язучының “Олы юлның тузаны”, “Дәрья башы” һәм балалар өчен язылган китаплары Дәүләт бүләгенә тәкъдим ителде.

"Башкортстанның алтын тавышы", атаклы диктор Әхәт Мортазинны соңгы юлга озаттылар / Татарстан дикторы Тәлгать Хаматшин, галимә Гүзәл Сәгыйтова мәрхүм турындагы истәлекләре белән уртаклашты.

Казахстанның Костанай шәһәрендә беренче тапкыр "Татар кызы" бәйгесе уза / Финал 17 мартка ниятләнгән.

Мәскәүдәге бердәнбер татар мәктәбенә укучылар җитми / Мәктәптә 441 бала укый, җитәкчелек уку йорты нормаль эшләсен өчен тагын йөзләп бала кирәк дип саный.

“Хәзинә”дә Фәридә Хәсьянованың шәхси күргәзмәсе ачылды / Күргәзмәдә рәссамның Г.Тукайга багышланган, әле төгәлләмәгән картиналары да урын алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100