news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

15 июньнән Казанның муниципаль парковкаларында сынау режимында яңа түләү хезмәте кертелә

15 июньнән казанлылар муниципаль парковкалар өчен түләүнең яңа төреннән файдалана ала. Ул машина йөртүченең парковка мәйданчыгына транспорт чарасын куеп калдырганда мобиль элемтәсе эшләмәү, интернетка керү мөмкинлеге булмау яки башка техник сәбәпләр аркасында вакытында түли алмаган очраклар өчен билгеләнгән, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Яңа алым түләүнең гамәлдәге ысулларын алыштырмый. Парковка өчен машинаны куеп калдырганнан соң 15 минут узу һәм кайбер социаль объектлар янындагы парковкаларда 30 минут тору түләү өчен төп шарт булып кала. Яңа түләү төре объектив сәбәпләр – мобиль элемтәнең начар эшләве аркасында вакытында түли алмаган автомобильчеләр өчен өстәмә мөмкинлек буларак кертелә.

Әлеге хезмәттән агымдагы тәүлек ахырына кадәр – машина куеп калдырылган көнне 23:59 сәгатькәчә файдаланырга була. Түләүне рәсмиләштергәндә машина йөртүче парковка мәйданчыгының номерын, транспорт чарасын, әлеге хезмәттән файдалана башлау вакытын һәм машинаның парковка киңлегендә ничә сәгать торасын үзе мөстәкыйль күрсәтә. Күрсәтелгән мәгълүматларның дөреслеге, парковка вакытын төгәл билгеләү өчен кулланучы үзе җаваплы булып кала.

Сынау режимында эшләгәндә, әлеге хезмәттән parkingkzn.ru порталында һәм «Горпарковка» мобиль кушымтасында гына файдаланып була. Түләү өчен «Постоплата» режимын сайларга, парковка сессиясе параметрларын күрсәтергә һәм уңайлы ысул белән түләргә кирәк.

Казан паркингы хезмәткәрләре кулланучыларга парковка мәйданчыгындагы транспорт чаралары штат режимында контрольгә алыначак – «Дозор» системасы элеккечә һәр 15 минут саен теркәп торачак, дип искәртә.

Шуны истә тотарга кирәк: яңа түләү алымыннан файдаланган очракта, түләү өчен бирелә торган 15 минутлык вакыт аралыгы кулланылмый. Бу очракта транспортны парковка урынына куйган минуттан аннан кузгалып китү вакытына кадәрге аралык өчен тулысынча түләргә кирәк була.

news_right_1
news_right_2
news_bot