news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

15 июньгә кадәр Татарстан урманнарда янгын килеп чыгу куркынычы саклана

Белгечләр урманнарны космостан, авиация ярдәмендә һәм җир өстендә күзәтеп торалар.

(Казан, 9 июнь, «Татар-информ»). «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча, 8 июньнән 15 июньгә кадәр Татарстан Республикасында урманнарда югары дәрәҗәле янгын куркынычы (IV класс), Ерак Көнчыгышта гадәттән тыш дәрәҗәдә янгын куркынычы (V класс) саклана.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр иткәнчә, 90 процент очракта урманнарда янгын барлыкка килүнең төп сәбәпчесе булып янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу һәм ут белән саксыз эш итү тора.

Урман фонды территориясендә урман янгыннарын үз вакытында ачыклау, сүндерү һәм кисәтү максатларында Татарстан Республикасында урман хуҗалыклары каршында  II төрдәге 20 урман янгынын сүндерү станциясе һәм «Урман янгынын сүндерү үзәге» ДБУ каршындагы III төрдәге 5 урман янгынын сүндерү станциясе эшли. II төр станцияләр — 229 төрле техника, III төр станцияләр 72 данә махсус техника белән җиһазландырылган.

Янгыннарга космостан, авиация ярдәмендә (1,2 млн.га) һәм җир өстендә (11 мең га) мониторинг алып барыла. Шулай ук «Урман янгынын сүндерү үзәге» ДБУ диспетчерлык идарәсенең төбәк пункты да тәүлек буе эшли (тел. 8 (800-10) 0-94-00, 8 (843) 221-37-95).

news_right_1
news_right_2
news_bot