news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

15 июньдә Татарстанда яшенле яңгырлар һәм көчле җил көтелә

15 июньдә Татарстанда яшенле яңгырлар һәм көчле җил көтелә
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе 15 июньдә һава шартларының бозылу ихтималы турында хәбәр итте.

Синоптиклар фаразлавынча, төнге һәм көндезге сәгатьләрдә республиканың аерым районнарында яшенле яңгырлар көтелә, яшен вакытында җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк. Казанда исә көндез яшенле яңгыр яварга һәм җил көчәергә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot