news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

15 июньдә Мәскәүдә режиссер Илшат Рәхимбайның «Микулай» этнотриллеры тәкъдим ителәчәк

15 июньдә Мәскәүнең «Октябрь» кинотеатрында татар режиссеры Илшат Рәхимбайның «Микулай» фильмы тәкъдим ителәчәк. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә. Картина сценарийлар авторы һәм драматург Мансур Гыйләҗевның керәшен авылының соңгы кешесе турындагы шул исемдәге пьесасы буенча төшерелгән.

Этнотриллер ил кинотеатрларында зур прокатка 22 июньдә чыга. Проектка Россиянең Виктор Сухоруков, Иван Добронравов һәм Варвара Шмыкова кебек танылган актерларын да җәлеп иткәннәр. Фильмда рольләрнең бер өлешен Татарстанның талантлы артистлары башкарган.

«Баштарак мин Рәхимбайның көчле режиссер икәнлегенә ышанмаган да идем. Хәзер исә татар дөньясының зур кинорежиссеры барлыкка килүенә инандым», - диде пьеса авторы Мансур Гыйләҗев яңа кинокартинаны караганнан соң.

Бүген режиссер Мәскәүдә ТР вице-премьеры – Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин белән дә очрашты. Алар башкалада «Микулай» фильмының алда көтелгән презентациясе хакында фикер алышты.

Апрель аенда әлеге фильм, прокатка чыкмаган да килеш, «тулы метражлы уен фильмы» номинациясендә гамәлгә ашыру стадиясендә булган төбәк кинопроектлары өчен «Время кино» дирекциясе питчингында җиңү яулады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100