Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
15 июньдә Чиләбе өлкәсенең Норкино авылында Сабан туе була
15 июньдә Чиләбе өлкәсенең Аргаяш районы Норкино авылында өлкә милли-мәдәни бәйрәме - Сабан туе була. Бу хакта Чиләбе өлкәсе татар конгрессының «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр ителә.
Сабан туе кунакларын тирмә һәм утарлардан торган зур шәһәрчек, милли аш-су, көрәш, спорт ярышлары, ат чабышлары, халык уеннары, иҗади мастер-класслар, милли ярминкә, Чиләбе өлкәсе, Татарстанның Арча районы артистлары, шулай ук автор-башкаручы, баянчы Илнар Гыйльманшин катнашында концерт программасы көтә.
Бәйрәм 12.00 сәгатьтә башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз