news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

15 июньдә Путин Россия халкының сорауларына җавап бирәчәк

Президент белән булачак туры линияне, гадәттәгечә, берничә телеканал трансляцияли.

(Казан, 4 июнь, "Татар-информ"). 15 июньдә ил Президенты Владимир Путин Россия халкының сорауларына җавап бирәчәк. Президент белән булачак еллык туры элемтә нәкъ шушы көнгә планлаштырылган, дип белдерә Кремльнең матбугат хезмәтенә сылтама белән "Российская газета".

Теләгән һәр кеше Президентка үз соравын телефон аша, СМС яки ММС-хәбәр җибәреп, сайт һәм махсус телефон кушымталары ярдәмендә бирә алачак. Ә "Одноклассники" һәм "Вконтакте" социаль челтәрләре кулланучылары быел хат җибәрүдән тыш, Президентка видеоязма аша да мөрәҗәгать итә алачаклар.

Владимир Путин белән туры линия 15 июньдә Мәскәү вакыты белән, 12.00 сәгатьтә башлана. Туры трансляцияне "Россия 1", "Россия 24", "Беренче канал" күрсәтәчәк, шулай ук "Радио России", "Маяк" һәм "Вести FM" радиолары аша да тыңларга мөмкин булачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100