news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мамадыш районында «Питрау» керәшен мәдәнияте бәйрәме 15 июльдә узачак

Җөридәге Питрау бәйрәменә Татарстаннан һәм күрше төбәкләрдән иң оста көрәшчеләр җыелачак.

Мамадыш районында «Питрау» керәшен мәдәнияте бәйрәме 15 июльдә узачак
https://mincult.tatarstan.ru/

2023 елның 15 июлендә Мамадыш районы Җөри авылы «Тырлау» аланында керәшен мәдәниятының «Питрау» XXV республика бәйрәме узачак. Бу хакта ТР мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйрәмгә «Бәрмәнчек» керәшен дәүләт фольклор ансамбле, республиканың 20 районыннан һәм шәһәреннән, Россиянең 4 төбәгеннән 50дән артык фольклор коллективлары һәм 50 меңнән артык кунак килер дип көтелә.

Чарада кунаклар өчен «Тырлау» ярминкәсе эшләячәк. Биредә «Түгәрәк уен», «Айбагыр» балалар мәйданчыгы, «Питрау уеннары» мәйданында уеннар, «Күңел ачу» су уеннары, «Туганайлар» ишегаллары, «Димче» танышу аланы, «Арулану» учак яны уеннары, «Табикмәк» керәшен халкы сыйлары һәм башкалар булачак.

Концерт өлеше «Питрау җыры» сәхнәсендә узачак. «Яшьләр җыены» мәйданында яшьләр өчен биюләр оештырылачак. Этник мәдәниятны саклаучы кызлар «Керәшен чибәре» конкурсында катнаша ала. Монда алар халык җырларын, биюләрен башкарудагы осталыкларын күрсәтә, халык тарихын һәм гореф-гадәтләрне белүдә үзләрен сынап карый ала.

Чара кунакларын «Чаптар» ат чабышы һәм көрәш көтә. Җөридәге Питрау бәйрәменә Татарстаннан һәм күрше төбәкләрдән иң оста көрәшчеләр җыелачак.

«Питрау» бәйрәме «Татар халкының үзенчәлеген саклау» дәүләт программасының бер өлеше булып тора. Ул ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм ТРның беренче Президенты, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев ярдәме белән үткәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100