news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

15 июльдә ТР Дәүләт Советы карамагындагы Иҗтимагый яшьләр палатасы утырыш уздыра

Яшь парламентарийлар ТРда яшьләр арасында формаль булмаган субкультуралар эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләне дә караячак

(Казан, 14 июль, “Татар-информ”). 15 июльдә ТР Дәүләт Советы карамагындагы Иҗтимагый яшьләр палатасы утырыш уздыра. Көн тәртибенә 7 мәсьәлә чыгарылган.

Аерым алганда, яшь парламентарийлар ТР Иҗтимагый яшьләр палатасы составына үзгәрешләр кертүгә, 2010 елда Республика дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсендә социаль яктан әһәмиятле проектлар һәм программалар бәйгесе нәтиҗәләрен чыгаруга, ТРда яшьләр арасында формаль булмаган субкультуралар эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләрне караячак.

Алар шулай ук Татарстан парламентының 8 июльдә узган утырышында беренче укылышта кабул ителгән “Татарстан Республикасында балаларның сәламәтлегенә, аларның физик, интеллектуаль, психик, рухи һәм әхлакый үсешенә зыян китерүне кисәтү чаралары турында” закон проекты турында фикер алышачак.

Утырышта ТР Иҗтимагый яшьләр палатасының 2009 елдагы эшчәнлегенә – тулысынча, 2010 елга өлешчә йомгак ясау көтелә. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100