news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

15 июльдә һәлак булган төркиялеләр илне таркалудан саклап калды - Төркия хакимияте

Төркиянең Дини эшләр идарәсе башлыгы түнтәрелеш вакытында һәлак булганнарның туганнары белән хаҗда очрашты.

  (Казан, 11сентябрь, «Татар-информ»). 15 июльдә хәрби түнтәрелеш омтылышы вакытында һәлак булган Төркия халкы илне таркалудан саклап калды. Бу хакта Төркиянең Дини эшләр идарәсе башлыгы Мәхмәт Гәрмәз һәлак булган кешеләрнең хаҗ кылырга килгән туганнары белән очрашкач җиткергән. Ул кешеләр белән Гәрмәз Мәккәдә очрашкан.

«Без батырларның исемнәрен мәңгеләштерәчәкбез. Алар исеме белән мәчетләр һәм гыйбадәт йортлары, Коръән уку үзәкләре аталачак”,- дип билгеләп үткән Гәрмәз.

Илдә кискен борылыш ясарга теләүчеләргә каршы көрәштә башларын салган кешеләрнең туганнары дәүләт структурасы вәкилләренә, аерым алганда, президент Рәҗәп Тайип Эрдоганга һәм премьер-министр Бинали Йылдырымга хаҗ кылуны оештырган өчен рәхмәтләрен җиткергәннәр.

Гермез тарихта ил өчен башларын салган Төркия уллары һәм кызлары күп, әмма 15 июль шәһидләре батырлык елъязмасында аерым урын тота, дип билгеләп үткән.

«Әлеге кешеләр илне таркалудан саклап калды һәм Төркиягә ышанучыларның өмет чыганагы булып торалар», - дип билгеләп үткәнТөркиянең Дини эшләр идарәсе башлыгы.

news_right_1
news_right_2
news_bot