Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
15 гыйнварның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров эшеннән китте, Әлфия Авзалованы искә алу концерты узды, Казанда 87 мең кеше утсыз калды.
Рөстәм Миңнехановка бүген Каюм Насыйри урамы үсеше проектын тәкъдим иттеләр/ Иске Татар бистәсе префектурасы һәм Казан төзелеш университеты студентлары берлегендә эшләнгән тәкъдим Татарстан Президенты тарафыннан хупланды.
Урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров үз теләге белән эшеннән китте/ Бу хакта ул Урман хуҗалыгы министрлыгы коллегиясендә белдерде.
"Татар-информ"да "Татарча диктант" нәтиҗәләре турында сөйләшәчәкләр/ Гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.
Әлфия Авзалованың туган көнендә аңа багышланган концертны “Татар-информ” онлайн күрсәтте/ 15 гыйнвар - Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Әлфия Авзалованың туган көне.
"Ак Барс" хоккейчысы Иржи Секач Олимпиадада катнашу өчен Чехия җыелмасына кертелде/ Кышкы Уеннар 9 февральдә старт ала.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы: Казанда 87 мең кеше утсыз калган/ Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең беренчел мәгълүматлары буенча, башкалада җиде микрорайон утсыз калган.
Уфа эшмәкәренең “Кущтанащ” бренды башкорт җәмәгатьчелегендә дәгъва тудырган/ Филологлар татар акцентын товар билгесендә куллануны дөрес түгел дип тапкан.
Мәскәүнең ЮХИДИ башлыгы башкала Җәмигъ мәчетенә Казанда басылган Коръән бүләк иткән/ Виктор Коваленко ул бүләк иткән басманың нәкъ менә Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә торырга тиешлеген билгеләп үткән.
“Татарстан” журналының әдәби премиясе җиңүчеләре билгеле булды/ Татарстан авторлары Гадел Хәеров һәм Айгөл Габдрахманова Гран-прига лаек булды.
«Тантана-2018» театраль премиясенә гаризалар кабул ителә башлады/ “Тантана” - профессиональ премия, ул театр сәнгате өлкәсендәге иҗади казанышлар өчен тапшырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз