news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

15 гыйнварда Татарстан Республикасында тантаналы рәвештә Укытучы елы ачыла

Анда 2010 елда республика министрлыклары һәм ведомстволары, муниципаль берәмлекләр, сәнәгать предприятиеләре, иҗтимагый оешмалар тарафыннан тормышка ашырылачак зур проектлар тәкъдим ителәчәк

(Казан, 14 гыйнвар, “Татар-информ”). Иртәгә – 15 гыйнварда Казанда “Пирамида” комплексында Татарстан Республикасында тантаналы рәвештә Укытучы елын ачу чарасы була. Анда республика җитәкчеләренең катнашуы, Мәскәүдән РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф буенча федераль агентлык башлыгы урынбасары Евгений Бутконың килүе көтелә.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ачылыш вакытында 2010 елда республика министрлыклары һәм ведомстволары, муниципаль берәмлекләр, сәнәгать предприятиеләре, иҗтимагый оешмалар тарафыннан тормышка ашырылачак зур проектлар тәкъдим ителәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot