news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

15 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Президент Сочига эшлекле сәфәргә барды, татарча "Физика" дәреслеге чыкты, Илһам Шакиров туган көн котлаулары кабул итте.

Рөстәм Миңнеханов: Махсус икътисади зоналар булган төбәкләр тәҗрибәсен файдалану мөһим/ Бүген Президент Сочида Россия Федерациясе икътисади үсеш министры Максим Орешкин белән очрашты.



Казанда югары уку йортлары өчен татарча физика дәреслеге тәкъдим ителде/ Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш университетында татар төркемендә белем алучы 20-25 кеше ике ел шушы дәреслек буенча татарча укыячак.

Журналистика факультетының беренче деканы Флорид Әгъзамов хөрмәтенә аудитория ачылды/ Казан университетында журналистика факультеты беренче деканы исемен йөртәчәк 224нче аудитория заман таләпләренә туры китереп җиһазландырылган.



Милли музейда Моабит дәфтәрләренең төп нөсхәсе тәкъдим ителде/ Быел герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнендә Казан Кремле һәйкәле янында шигъри митинг узмады.


 Илһам Шакиров котлаулар кабул итә/ Татар халкының бөек артисты Илһам Шакировка бүген 83 яшь тулды.



Илһам Шакиров туган көненә багышланган концертны “Татар-информ” онлайн күрсәтә/ Концерт «Кара урман аша...» дип атала.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100