Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
15 февральдә Милли музейда «Моабит дәфтәрләре»нең төп нөсхәсен күрсәтәчәкләр
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
15 февральдә, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнендә, Татарстан Милли музеенда Казан халкы һәм кунаклары нацистлар әсирлегендә язылган шигырьләр җыентыгының төп нөсхәсен күрә алачаклар. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Быел Төп нөсхә көнендә иҗат программасын пианист һәм композитор Эльмир Низамов, Габдулла Кариев исемендәге театр артистлары, Казан театр училищесы студентлары, «Җәлил укулары» халыкара әдәби конкурсы финалистлары тәкъдим итәчәк. Шулай ук Беренче Май мәйданында герой-шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр куелачак.
Уникаль кулъязма могҗиза булып сакланган һәм Бөек Ватан сугышыннан соң СССРга эләккән. 1966 елдан реликвия Татарстанның төп тарихи музеенда саклана. Аны елга бер тапкыр – Муса Җәлилнең туган көнендә генә чыгаралар. Бу көнне 12:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр музейга керү ирекле булачак, дип хәбәр итә ТР Милли музее матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз